"Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия республика эстафетасының ике атна инде Татарстан шәһәр-районнары буйлап халык белән очрашуы дәвам итә. Чираттагы тукталыш Әгерҗе районында булды. "Бердәм Россия" партиясе логотибы һәм лозунглар язылган автобус Әгерҗе шәһәре үзәгенә килеп туктады. Биредә Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар командасы, ТР Дәүләт советы депутаты Альберт Хәбибуллин, районыбызның...
"Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия республика эстафетасының ике атна инде Татарстан шәһәр-районнары буйлап халык белән очрашуы дәвам итә. Чираттагы тукталыш Әгерҗе районында булды.
"Бердәм Россия" партиясе логотибы һәм лозунглар язылган автобус Әгерҗе шәһәре үзәгенә килеп туктады. Биредә Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар командасы, ТР Дәүләт советы депутаты Альберт Хәбибуллин, районыбызның абруйлы җитәкчеләре, район советы депутатлары, иҗтимагый хәрәкәт активистлары бар иде.
Район башлыгы Валерий Макаров мәйданга җыелган халыкны кандидатлар, депутатлар белән эчкерсез, ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырганнан соң ул Әгерҗе районында республика программалары буенча төзелгән, төзекләндерелгән социаль һәм спорт объектларын турында сөйләде.
- Якын киләчәктә шәһәребездә күптән көтелгән бассейнлы спорт корылмасы төзеләчәк, - дигәч, мәйдан көчле алкышларга күмелде.
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Думада Татарстан депутатлары тарафыннан туган республикабыз өчен башкарылган эшләргә тукталды.
- Бүгенге очрашуга аеруча шатланып килдем. Август башларында Красный бордагы "Алмалы" лагеренда булганда биредә балаларга ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булмауга бик борчылып, республика җитәкчелеге алдында лагерьга капиталь ремонт кирәклеген күтәрәчәкмен дип киткән идем. Президентыбыз безнең җан авазын ишетте. Рөстәм Миңнеханов узган атнада Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында "Алмалы"ны киләсе елга капиталь ремонт программасына кертәчәкләрен әйтеп сөендерде, - дигәч тә халык гөрләтеп кул чапты.
Халык белән очрашуга РФ Финанс министры урынбасары, якташыбыз Айрат Фәррәхов та килгән иде. Ул Әгерҗенең елдан-ел үсүенә, Ометов урамының танымаслык булып матураюына, узган гасырның 20-30нчы елларындагы бараклар урынына яңа йортлар калкып чыгуына шатлануы, боларның барысы да федераль һәм республика программаларының нәтиҗәле эшләве нәтиҗәсе булуы турында сөйләде.
- Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның бердәм командасы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырсын, республикабыз чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәк, - диде якташыбыз.
Очрашуга килүчеләрнең дә җитәкчеләргә, депутатларга әйтер сүзе бар иде. Шәһәр аша зур йөк машиналарының йөрүе әгерҗелеләр өчен куркыныч булуы, юлларның бик тиз сафтан чыгуы турында борчылып чыгыш ясады Эльвира Нәбиева.
- Йөк машиналары өчен Әгерҗене читләтеп уза торган юл бик тә кирәк безгә ,- дип мөрәҗәгать итте ул депутатларга.
Күп балалы гаиләләргә бирелә торган җирләрдә яңа йортлар саны артканнан-арта. Ә шәһәрнең бу өлешендә мәктәп юк. Шул уңайдан әгерҗелеләр яңа мәктәп сорадылар.
Кулыбыздан килгәнне эшләячәкбез дип әгерҗелеләрнең сорауларын теркәп куйдылар депутатлар. Әле соңыннан да депутатлар халык арасына төшеп, алар белән аралаштылар, сорауларына җаваплар бирделәр.
"Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы республика районнары буенча сәяхәтен дәвам итә.
Нет комментариев