2026 елның 1 сентябреннән Россиядә хезмәт мөнәсәбәтләренә, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү тәртибенә һәм гражданнарның азартлы уеннарда катнашуына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде
ХЕЗМӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ
Эш бирүчеләргә өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларга сынау срогы билгеләү тыела. Элек бу тыю бер ярым яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларга гына кагыла иде.
ТҮЛӘҮЛЕ МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТЛӘРЕ
Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү турындагы килешү медицина оешмасының сайтында яки аның мобиль кушымтасы аша электрон формада төзелергә мөмкин. Шул ук вакытта пациентның электрон имзасы булу мәҗбүри түгел.
АЗАРТЛЫ УЕННАРДА КАТНАШУГА ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ТЫЮ САЛУ
Гражданнар, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки күпфункцияле үзәк (МФЦ) аша гариза тапшырып, азартлы уеннарда катнашуга үз-үзенә тыю сала ала.
Азартлы уеннарны оештыручыларга үз-үзенә тыю салган гражданнарга хезмәт күрсәтү һәм азартлы уеннарны рекламалау тыела. Аның гамәлдә булуының минималь вакыты – бер ел, вакытыннан алда бетерү мөмкин түгел. Үз-үзеңә тыю салу лотереяларда катнашуга кагылмый.
Район прокуратурасы материаллары буенча әзерләнде
Нет комментариев