Бу көнне авылыбыз белән көттек
“Без бу көнне авылыбыз белән зарыгып көттек. Ниһаять, ул килеп җитте. Сөенечебезне белдерер өчен сүзләр дә таба алмыйм”, – дип, авылдашларының уртак шатлыгын җиткерде күпфункцияле үзәкне ачу тантанасында мәдәният ветераны Мария Артемьева.
Кадрәктә мәдәният учагын ачу Татарстан Республикасы көнендә булып, тантанада район башлыгы Ленар Нургаянов, ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зыятдинов, Горький тимер юлы начальнигының Ижау территориаль идарәсе буенча урынбасары Александр Кузнецов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Кадрәклеләрнең шатлыгын уртаклашырга тирә-як авыл башлыклары да килгән иде.
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Кадрәктә моңа кадәр эшләп килгән клуб бинасы халык көче белән 1958-1959 елларда төзелгән.
– Әлеге бина сафка басканчы клуб буларак Пажбек исемле авылдашыбызның йорты файдаланылган. Аның үзен кулак буларак сөргәннәр, ә йорты калган. Анда мәдәни чаралар гына түгел, колхоз җыелышлары, иптәшләр судлары да узган. Бу хакта миңа иң өлкән авылдашыбыз Анна Ишаевна сөйләгән иде, – дип хәтер яңартты Мария Михайловна.
Клуб белән озак еллар Семен Петров җитәкчелек итә. Ул бер үк вакытта киномеханик та булып тора.
Авылда аерым китапханә бинасы 1960 елда комсомоллар тырышлыгы белән төзелә. Димәк, әлеге бина да халыкка 60 елдан артык хезмәт күрсәткән. Аның белән озак еллар Мария Исанаева, Марина Ишпаева җитәкчелек иткәннәр. Ә 2019 елдан китапханәче – Надежда Ишкатова.
КҮРГӘЗМӘДӘ – ТАРИХ, ТРАДИЦИЯЛӘР
Боларның барысы белән яңа клуб фойесында оештырылган күргәзмәдә танышырга мөмкин булды. Биредә авыл тарихын чагылдырган экспонатлар, мари әдәбияты китаплары белән бергә милли костюмнар, музыкаль инструментлар, мәдәният йортының казанышларын чагылдырган бүләкләр дә урын алган иде.
Мәдәният йорты территориясендә оештырылган кәрҗин, милли пута үрү буенча мастер-класслар да кунакларда зур кызыксыну уятты. Шунда ук мариларның милли ризыкларыннан табын да корылган иде.
Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында махсус хәрби операция темасына багышлап оештырылган күргәзмәнең дәвамы буларак, волонтерларның маскировка челтәрләре үрү мизгеле тәкъдим ителде.
– Без үргән маскировка челтәрләренең саны 890нан артып китте инде. Хәрбиләребезнең иминлеген саклауда кирәкле әлеге эшне башкаруны дәвам итәбез. Элек иске клубка җыела идек. Хәзер яңасына күчтек. Без, “Кадрек сем” ансамбле артистлары, челтәр үрергә дә тулы составта йөрибез, – диде волонтерларның җитәкчесе Мария Артемьева.
ГАИЛӘЛӘР, КҮРШЕЛӘРНЕҢ ОЧРАШУ УРЫНЫ
Ә бу көнне аларның “Кадрек сем” ансамбле “Йонгалт гармонь йук” гармунчылар ансамбле белән берлектә бәйрәмгә килүчеләрне җыр-биюләр белән каршы алды. Сүз уңаеннан, мәдәният йорты мөдире Елена Павлова билгеләп үткәнчә, клубта 13 түгәрәк эшләп килә һәм аларга мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып өлкәннәргә кадәр йөри. Төп игътибар буыннан-буынга килүче мари мәдәниятен саклауга – җыр-биюләргә, кул эшләренә бирелә. Уңышлары да бар. Әйтик, төрле буын вәкилләре яратып йөрүче “Кадрек сем” фольклор халык ансамбле “Мари салават күпере” республика фестивалендә Гран-прига лаек булган.
Җитәкчеләр ал тасманы кисеп, бәйрәм кунаклары яңа мәдәният йортына үтүгә, яңа клубта тәүге концерт башланып китте. Анда күрше Күләгәш, Пеләмеш, Бима авылларыннан да сәхнә осталары матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.
– Кадрәктә яңа мәдәният йорты бик тә кирәк иде. Ул сезгә шатлык, бәхет алып килсен. Ә биредә уздырылучы чаралар гаиләләрнең, күршеләрнең, коллективларның очрашу урынына әверелсен, – дигән теләкләрен җиткерде Ленар Фәридович.
Ә без моның шулай булачагына икеләнмибез дә.
Нет комментариев