“Аллаһ матурлыкка омтылган, аны яраткан, матурлык өчен яхшы гамәлләр кылган кешеләрне ярата”, – дип фикер йөртә Әгерҗенең “Нур” мәчете һәм мәдрәсәсе тирәсен иртә яздан караңгы көзгә кадәр чәчәкләргә күмүгә зур тырышлык куючы Зәкия ханым ГАЛИЕВА
“Аллаһ матурлыкка омтылган, аны яраткан, матурлык өчен яхшы гамәлләр кылган кешеләрне ярата”, – дип фикер йөртә Әгерҗенең “Нур” мәчете һәм мәдрәсәсе тирәсен иртә яздан караңгы көзгә кадәр чәчәкләргә күмүгә зур тырышлык куючы Зәкия ханым ГАЛИЕВА.
ДИН ЮЛЫНА БАСАР ӨЧЕН КИЛГӘНМЕНДЕР
Аның бу игелекле эш белән шөгыльләнүенә өч ел булган.
– Әгерҗедә яши башлавыма да алты гына ел әле. Тумышым белән Курган өлкәсеннән мин. Озак еллар Чиләбе өлкәсендә дә яшәдем, – ди, үзе белән таныштырып.
Ныклап дингә килүе исә безнең якларга күчеп кайткач була.
– Раббыбыз мине монда дин юлына басар өчен җибәргәндер, дип шөкер итәм. Моңа төп сәбәпче Әгерҗедә яшәүче Ринат Туганаев белән никахлашуыбыз булды. Чөнки тормыш иптәшем ул чакта мәдрәсәдә укый иде инде. Аның белән бергә минем дә дини гыйлем эстисем килде. Өч елдан соң бергәләп шәһадәтнамә алдык, – дип сөйли.
Күңеленә аңа кадәр үк дини орлыклар салучы, яхшы гамәлләр кылып яшәргә кирәклеген өйрәтүче Шәмсиямал әбисен әле хәзер дә олы хөрмәт хисләре белән искә ала.
– Диндар әбием олыгаеп кына мәңгелеккә күчте. Биш вакыт намазын калдырмады, ураза тотты, бик күп итеп догалар укый иде. Яхшы гамәлләр кылырга кирәклеген дә гомер буе үзе үрнәгендә күрсәтеп яшәде. Раббыбызның матурлыкка омтылган, аны тудырган кешеләрне яратуын күңелемә сеңдерүче дә – әбием, – ди Зәкия апа.
ЧӘЧӘКЛӘР ТӘРБИЯЛӘГӘННЕ ЯРАТА
– Җәй тәмамланды гына, ә мин инде хәзердән үк алдагы елда мәчет һәм мәдрәсә тирәсен ничек итеп чәчәкләр белән бизәү турында уйланам, – ди ул, күңелендә йөрткән матур хыяллары белән уртаклашып. – Иртә яздан караңгы көзгә кадәр тирә-якны бизәп торырдай булсыннар дип, чәчәкләрнең төрлеләрен сайлыйм. Сатып та алам, үз бакчаларыннан алып килүчеләр дә бар. Андыйларга рәхмәттән башка сүз юк.
– Күп кенә чәчәкләрне кышка мәчет һәм мәдрәсә эченә, тәрәзә төпләренә күчерәм. Яз җиткәч, кабат түтәлләргә утыртам. Кайбер чәчәкләр, әйтик, яраннар, шулай күчереп утыртканны аеруча ярата. Әнә, быел нинди купшы булып чәчәк атып, бөтен урамга ямь биреп утыралар, – дип сөенә.
Сер түгел: чәчәкләр дә тәрбияләгәнне ярата. Суны вакытында сибәргә, төпләрен йомшартып торырга, чүп үләннәрен утарга, корыган, кипкән яфракларын өзәргә кирәк. Ашлау турында да онытырга ярамый.
– Мин бу эшләрнең барысын да бик теләп башкарам. Чәчәкләр белән сөйләшеп йөрергә дә яратам. Аллаһ безне матур гамәлләр кылып яшәр өчен яраткан. Күңелемдәге җылылыкны шушы чәчәкләргә күчереп, шуның аша кардәшләремә матурлык бүләк итә алуым мине чиксез бәхетле итә, – ди кардәшебез.
ТӘМЛЕ ДӘ, МАТУР ДА БУЛСЫН
Зәкия апа мәдрәсәдә тагын бер җаваплы вазифа башкара: никахлар, дини мәҗлесләргә табын кору өчен җаваплы.
– Нинди генә мәҗлес булмасын, ризык тәмле дә булырга, табынга матур итеп куелырга да тиеш дигән фикердә мин. Кардәшләребез килешер: матур итеп корылган табын артына утыруы да рәхәт. Моның өчен кирәкле хәләл азык-төлекне Ринат белән бергәләп сатып алабыз. Гомумән, барлык эшләрне башкаруда Ринат – уң кулым.
Пешекчеләр Әлфия Мөхәммәдиева, Лариса Вахитова исә алардан тәмле итеп ризык әзерләүгә зур тырышлык куялар, – ди Зәкия апа. – Рамазан ае дәвамында көн саен йөздән артык кешегә табын әзерләдек. Игелекле эштә волонтерлар да ярдәм итте. Авыр булса да, кардәшләребезнең ихлас рәхмәт сүзләре бөтен алҗуларны оныттыра иде…
Әнә шулай, нинди генә эшкә алынмасын, аны бөтен күңелен биреп башкарырга күнеккән ул. Әгерҗене дә күптәннән яратып өлгергән.
– Мин авылда туып-үстем. Биредә авылдагы кебек тыныч, рәхәт. Кыска гына вакыт эчендә бик күп танышларым да барлыкка килде. Күптән түгел Әгерҗе шәһәре көне уңаеннан “Орешник” ял паркында узган Кыстыбый бәйрәмендә дә бик күп кардәшләремне күреп, озак вакытларга җитәрлек рухи азык туплап кайттым, – ди Зәкия апа.
Күңелендәге яктылыкны алга таба да башкаларга өләшеп яшәр өчен саулык бирсен аңа раббыбыз. Монысы – аның куллары белән тудырылган матурлыкны күрә һәм аңа соклана белүче һәркемнең изге теләге.
Нет комментариев