Читтә яшәүче якташлар районыбызның туксан еллык юбилее уңаеннан котлыйлар
Рәүзил ХАҖИЕВ - "Генерирующая компания" җәмгыяте генераль директоры:
- Хезмәтем буенча бик күп чит илләрдә булырга туры килә. Алардагы матурлыкка сокланып йөрсәм дә, күңелгә иң якыны, кадерлесе - үзебезнең Әгерҗе төбәге, туган авылым Яңа Акхуҗада кендек каным тамган ата-бабам нигезе. Аз гына вакытым булса да, туган якка кайтып килергә тырышам....