"ТАТМЕДИА"га ун ел: элек һәм хәзер
Татарстанның мәгълүмат кыры Россиянең башка төбәкләренә караганда да бай һәм күпкырлы. Әле шушы көннәрдә генә ун еллыгын билгеләп үткән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте канаты астында эшләп килүче 96 газета, 15 журнал, 17 телевидение, 11 радио республикабыз халкына бай, киңкырлы мәгълүмат җиткереп тора.
86 еллык бай үткәне һәм район тарихыннан аерылгысыз булган...