Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"ТАТМЕДИА"га ун ел: элек һәм хәзер

Татарстанның мәгълүмат кыры Россиянең башка төбәкләренә караганда да бай һәм күпкырлы. Әле шушы көннәрдә генә ун еллыгын билгеләп үткән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте канаты астында эшләп килүче 96 газета, 15 журнал, 17 телевидение, 11 радио республикабыз халкына бай, киңкырлы мәгълүмат җиткереп тора. 86 еллык бай үткәне һәм район тарихыннан аерылгысыз булган...

Татарстанның мәгълүмат кыры Россиянең башка төбәкләренә караганда да бай һәм күпкырлы. Әле шушы көннәрдә генә ун еллыгын билгеләп үткән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте канаты астында эшләп килүче 96 газета, 15 журнал, 17 телевидение, 11 радио республикабыз халкына бай, киңкырлы мәгълүмат җиткереп тора.

86 еллык бай үткәне һәм район тарихыннан аерылгысыз булган "Әгерҗе хәбәрләре" дә - ун ел инде Россия төбәкләре арасында иң зур, дәрәҗәле "ТАТМЕДИА"ның бер филиалы. 34 ел шушы басмада эшләгән матбугат ветераны буларак шуны шатланып әйтә алам: "ТАТМЕДИА" канаты астында газетабыз зур, матур үзгәрешләр кичерде.

ҮТКӘНГӘ КҮЗ САЛЫЙК

1931 елдан бирле район халкына хезмәт иткән басмабыз элек ничек эшләде соң? Әйдәгез, бераз үткәннәргә күз салыйк.

Партия-совет чорында район газетасы КПССның Әгерҗе райкомы һәм район Советы органы булды. Бу чорда район газетасы министрлык аша финансланды. Аннан соң гамәлгә куючыбыз район Советы һәм хакимият булды. Газетага югарыдан бүленгән акча район финанс бүлеге аша бирелә башлады. Кәгазь, буяу табу да мөхәррир өстендә булды. Редакторга дотация акчасын алу өчен район башлыгыннан керешеп, райфо мөдире, казначылык, банк аша шактый катлаулы юл узарга кирәк иде. Берсе генә дә акча алуга кул куймаса, редакция "төп башына" утырырга мөмкин иде. Әле дә хәтеремдә: кайбер районнарда җитәкчеләре белән бәхәскә кереп, газета чыгару өчен шул акчаны алалмый күп бусагалар таптап җәфаланган мөхәррирләр дә булды. Акча вакытында редакциягә килеп җитмәү - бу ЧП, гәҗит көнендә чыга алмый дигән сүз бит. Ә гәҗит бер генә тапкыр вакытында килмәсә, укучы күзеңне дә ачтырмый... Шөкер, бездә андый ЧП булганын хәтерләмим. Сер түгел, ул чорларда күбрәк үз "казаныбызда" гына кайнадык, башка район газеталары белән тәҗрибә уртаклашулар бик сирәк булды.

БЕРГӘЛӘП ҮЗГӘРӘБЕЗ

...Редакторның акча, кәгазь, буяу эзләп күп бусагалар таптаган чаклары тарихка гына кереп калды. "Әгерҗе хәбәрләре" дистә елдан артык инде Чаллыдагы "Глагол" типографиясендә басыла. Атнага ике тапкыр иртәнге сәгатьләрдә үк аны Әгерҗедәге почта элемтәсе бүлекчәсенә китереп җиткерәләр. Укучылар кулына да шул ук көнне килеп ирешә ул.

Эчтәлеге, тематикасы, бизәлеше буенча да район басмасы соңгы дистә елда шактый матур үзгәрешләр кичерде дисәм, укучыларыбыз да инкарь итмәс. Дистә еллар атнага 8 битле булып чыккан район газетасының 22 битле (12се районныкы), шуның 4есе төсле булып чыга башлавы зур казаныш түгелмени?! Бер үк газетада район тормышы белән бергә җомга санында "Атна вакыйгалары" кушымтасының укучыга республика хәбәрләрен җиткереп баруы да "ТАТМЕДИА" җитәкчелегенең зур иҗат хезмәте нәтиҗәсе булды. Телевидение программасын элек район газетасы үзе акчага эзләп табарга мәҗбүр булса, хәзер бу эшне "Атна вакыйгалары" үз өстенә алды. Нәтиҗәдә, газетабызга кызыклы язмалар бирү өчен мәйдан киңәйде.

"ТАТМЕДИА" җитәкчелеге районнардагы каләмдәшләр үз "казаннарында" гына кайнап яшәмәсен, башкалардагы алдынгы тәҗрибәне үзләрендә дә гамәлгә кертсен, газетаның эчтәлеген, бизәлешен даими камилләштереп торсын өчен әледән-әле семинарлар, мастер-класслар оештыруга да зур игътибар бирә. Казанда үткәрелә торган мондый чараларда район газеталары хезмәткәрләре һөнәри осталыкларын баетып кайталар. Башка басмалардагы каләмдәшләр белән аралашып эшләү иҗат кешесе өчен бик тә файдалы бит ул.

ӘГЕРҖЕ ХӘБӘРЛӘРЕ - ИНТЕРНЕТТА

Интернет заманында яшибез бит, җәмәгать. Яшь буын көне-төне шунда, кулына газета алып укучылар бик сирәк алар арасында. Шуңа күрә "ТАТМЕДИА" һәр газета-журналга интернетта үз сәхифәсен, социаль челтәрләрдә үз төркемен, битләрен булдыруны төп бурыч итеп куйды. "Әгерҗе хәбәрләре"нең дә интернеттагы сәхифәсендә җиде меңнән артык кулланучысы бар. Сайттагы хәбәрләребезне тәүлек саен бер меңгә якын кеше укый. Моннан тыш, район газетасы сайтындагы туган көннәр белән котлаулар, белдерү, рекламаларны илнең төрле төбәкләрендәге якташлар да укый ала. Бу сайтта республика хәбәрләренә дә киң урын бирелә. Район газеталары сайтын мавыктыргыч, кызыклы итү буенча да "ТАТМЕДИА" сайт редакторлары өчен файдалы укулар үткәреп тора. "Әгерҗе хәбәрләре" сезнең йортка атнага ике тапкыр килсә, газета сайты - һәр көнне иң "эсвежий" яңалыклар белән танышып бару өчен менә дигән мөмкинлек.

РАЙОН ГӘҖИТЕ ЯШӘЯЧӘК

"ТАТМЕДИА"ның ун еллыгы уңаеннан Казанда матбугат ветераннары белән берлектә узган тантанада без җәмгыятьнең генераль директоры Андрей Кузьминга үзебезне борчыган "Интернет басма матбугатны, бигрәк тә район гәҗитләрен кысрыклап чыгармасмы?" дигән сорауны бирдек.

- Район халкына рухи азык, тәрбия бирә торган басмаларны саклап калу өчен без барысын да эшләячәкбез. Бу басмаларга дәүләт ярдәме бетмәс дип ышанам, - дип тынычландырды безне "ТАТМЕДИА"ның хуҗасы.

...Менә тагын редакцияләрдә кызу урак өсте. 2018 ел өчен матбугат басмаларына язылу бара. Дистә еллар якын дустыгыз булган "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылсагыз, аны укучылар санын киметмәсәгез, район газетасы әле яшәячәк. "Әгерҗе хәбәрләре" - район сулышы белән яшәүче бердәнбер матбугат чарасы бит ул. Ә журналистларыбызның каләме гел изгегә тартып, сезгә озак еллар хезмәт күрсәтәчәк әле.

РӘМЗИЯ ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев