Әгерҗе егете хоккей буенча Дөнья чемпионаты уеннарында катнаша
Бу көннәрдә Әгерҗе егете Максим Грошев Россия җыелма командасы составында Чехиядә яшьләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионаты уеннарында катнаша. Ярышлар 5 январьга кадәр дәвам итәчәк. Максим 28нче сан астында уйный. Әйтергә кирәк, командада иң яшь уенчы да ул.