Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе егете хоккей буенча Дөнья чемпионаты уеннарында катнаша

Бу көннәрдә Әгерҗе егете Максим Грошев Россия җыелма командасы составында Чехиядә яшьләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионаты уеннарында катнаша. Ярышлар 5 январьга кадәр дәвам итәчәк. Максим 28нче сан астында уйный. Әйтергә кирәк, командада иң яшь уенчы да ул.

2006 елда Максимга биш яшь тулгач әтисе Евгений аны Ижауга тренировкага йөртә башлый. Ул чагында Әгерҗедә әле Боз сарае да төзелмәгән, хоккей тартмалары да булмый. Берникадәр вакыттан соң 3нче мәктәп янында хоккей тартмасы куелгач, үзе дә балачактан спорт белән ныклап шөгыльләнгән Евгений улына хоккей уйнау серләрен төшендерә. Бәхеткә, 2008 елда Әгерҗедә Боз сарае төзелеп, ул чактагы күп малайларның хоккейчы булу хыяллары тормышка аша. Ул вакыттагы спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов тәкъдиме белән 2001 елдан туганнардан “Спутник“ командасы туплана. Максим да әлеге команда составына кертелә. Тренерлар Алексей Яковлев, Әсгать Гарифуллинның хоккей “җене“ кагылган бу шәкертләре, чынлап та, берникадәр вакыттан Татарстан чемпионатында көмеш медаль яулап сөендерәләр. Әле дә хәтердә: әлеге чемпионаттан кайткач район җитәкчелеге команданы, аларның әти-әниләрен, тренерларын җыеп олы рәхмәт сүзләре җиткергән иде. Шунда «ә хоккей сезнең укуга зыян китермиме» дигән сорау бирелгәч тә, тренерларның «без һәрдаим аларның көндәлекләрен тикшереп торабыз. Билгеләре төшә башлый икән, хоккей белән шөгыльләнүдән туктатабыз» дигәннәре хәтердә калган. Команда капитаны Максим Грошев ул вакытта ук яшьтәшләренә уку һәм боз өстендә үзен ышанычлы һәм иркен тотуы белән үрнәк була. Ул шул елларда тугыз тапкыр “Иң яхшы уенчы“ исемен яулый. Әгерҗелеләр белән уйнаудан тыш аны Ижауның «Ижсталь» командасына да чакырып, Россия беренчелегенә барган уеннарда катнаштыралар. Ул вакытта Максим әле нибары 5 сыйныф укучысы гына була.

2001 елгылардан тупланган «Спутник» командасы уенчыларының берничәсе хоккейны гомерлек юлдашлары иттеләр дисәк тә ялгыш булмас. 5 сыйныфны Әгерҗенең 4нче мәктәбендә тәмамлаган Максим Грошевны да Түбән Каманың «Нефтехимик» яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнергә чакыралар. Шулай итеп, 6 сыйныфка ул әлеге шәһәрнең бер мәктәбендәге спорт сыйныфына укырга бара.

– Ул вакытта баламны Түбән Камада калдырып кайтканда нинди хисләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ижаудан килгән яшьтәше белән фатирда яшәделәр. Әлбәттә, башта безгә дә, аңа да бик авыр булды. Хәзер инде барысы да җайлашты, – ди әнисе Ольга ханым.

  • Мин спорттан башка бер генә көн дә яши алмыйм. Дәресләрдән соң һәр көнне тренировкага барам. Арыган чаклар да була. Әмма спортны сайлавыма үкенмим һәм моның өчен әти-әниемә бик рәхмәтле, – ди Максим үзе.

Сүз уңаеннан: Максим быел 11 сыйныфны тәмамлады. Ул Чайковскида физик тәрбия институында белем ала.

Якташыбыз узган ел Швециядә узган Дөнья чемпионаты ярышларына сайлап алынган иде инде. Россия күләмендәге ярышларда җиңү яулаган, “Иң яхшы уенчы“ исемнәренә лаек булган Әгерҗе егете команданы икенче урынга чыгаруга лаеклы өлеш кертте. Россия командасының ун ел инде әлеге чемпионатта призлы урынга эләккәне юк иде.

Ул вакытта һөҗүмче Максим көндәшләре капкасына алка керткән саен комментаторларның аның турында мәгълүмат бирүләре без – җанатарлар өчен зур горурлык булды. 

Шушы көннәрдә Чехиядә узучы чемпионатта да Максим сынатмас дигән өметтә калабыз.

Чын ир-егетләр уены булган хоккейда Әгерҗедән әле моңа кадәр зур үрләр яулаган спортчы юк иде. Максим – беренче карлыгач. Киләчәктә аның очышлары биек, җиңүләре күп булуын телибез.

 

Белешмә:

Максим Грошев 2001 елның 14 декабрендә Әгерҗе шәһәрендә туган.

Ул – Ольга–Евгений Грошевлар гаиләсендә өлкән малай.

Биш яшендә хоккей белән шөгыльләнә башлый.

Әгерҗенең «Спутник» командасы составында хоккей серләренә ныклап төшенә.

2013 елдан Түбән Каманың «Нефтехимик» яшүсмерләр-спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

2019 елда хоккей буенча Россия җыелма командасы составында Дөнья Чемпионатында көмеш медаль яулады.

Әтисе Евгений Александрович тимер юлның “Локо-Тех“ предприятиесендә мастер, Боз сараенда тренер вазифаларын башкара, әнисе Ольга Анатольевна «Ак Барс Страхование» компаниясендә эшли.

Энесе Даниил «Спутник» командасы составында уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев