Каен җиләге ашап калырга тырышыгыз
Каен җиләген җыю вакыты җитте. Аны җәй айларында ничек тә ашап калырга тырышыгыз. Чөнки урманда үскән каен җиләге күп авырулардан файдалы. Ул организмны ныгыта, салкын тию, йөрәк авыруларыннан саклый. Чамасын белеп капкалаганда бавыр өчен дә әйбәт. Хәлсезлек, склероз, кан басымы югары яки түбән булып «сикергәләп» торган кешегә дә каен җиләген ашарга киңәш ителә.