“Әтисенә охшаган, бу малайдан рәт чыгар”
Район тормышы

“Әтисенә охшаган, бу малайдан рәт чыгар”

Юбилярны котлыйбыз

Нинди генә дәрәҗәле кәнәфиләр биләсә дә, ничә яшьтә булса да, балачагы, яшүсмер еллары синең күз алдында үткән ир уртасы кеше дә, кемгә ничектер, ә миңа күрше малае булып кала. “Агрохимсервис” җәмгыяте директоры, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, матур, изге эшләре белән бүген 50 яшьлек юбилеена килеп җиткән Тирсә егете Адил ЛАТЫЙПОВ – минем өчен әле дә әнә шундый күрше малае. 

ӘТИСЕНӘ ОХШАГАН
... Бер йорт аша гына яшәүче күршебез Эльза апаның ел саен җәйге каникулда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче улы Адилнең таңнан торып басуга ашыгуын күреп торган механизатор әткәем: “Әтисенә охшаган, бу малайдан рәт чыгар”, – ди торган иде. Әйе, 12 яшендә әтисез калган малайга бик иртә тормыш арбасына җигелергә туры килде. Җир җимертеп эшләп йөргән, заманына күрә “болын” хәтле зур йорт төзеп ятканда 48 яшьлек Наил абыйның кинәт гомере өзелү гаилә өчен ифрат зур югалту булды. Гөлнара белән Адилдән соң дөньяга килгән 7 айлык төпчеге Камилен кочагына кысып тол калган Эльза апаны тормыш, ай-һай, каты сынады. Чандыр гына гәүдәле гап-гади авыл хатынына өч баланы ялгызы аякка бастыруның никадәр авыр булуын үз башына төшкәннәр генә аңлый. Әтисез калу ачысы Адилне дә бик иртә олыгайтты. Тормышлары әтилеләрнекеннән ким булмасын дип, йорттагы бөтен эшкә әнисе белән бергә үҗәтләнеп җигелде малай. Әтисе кебек бөтен эшкә кулы ятып тора иде ул чакта ук. Кышка утын, малларга печән әзерләү, 20 сутый бакчада бәрәңгесен эшкәртү, ихатаны тәртиптә төзек тоту дисеңме, Адил гаиләдә иң авыр йөкне үзенә алырга тырышты. Җәен колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, уч тутырып акча алып кайтып әнисен сөендергән мизгелләрне Эльза апа әле дә күз яшьләре белән искә ала. Ижау авыл хуҗалыгы институтында укыганда да җәйләрен студентлар отрядында эшләде егет. 

–    Теге кирәк, бу кирәк дип акча сорап кайтканын хәтерләмим. Балачактан ук акчаны тир түгеп эшләп тапты, аны кадерләп тота белде, апасына, энекәшенә дә ярдәмчел булды, – ди Эльза апа.  

КАЙДА  ТУДЫҢ – ШУНДА УҢДЫҢ
диләр бит. Урысларның бу әйтеме белән бик тә килешәм. Күрше малае – моңа ачык мисал.

Инженер-механик белгечлеге алган  егет туган авылына ашкынып эшкә кайтты. “Сельхозтехника” район берләшмәсендә баш инженер вазифасын башкарган егетнең эшкә бирелгәнлеген, оештыру сәләтен күреп, 2002 елда “Агрохимсервис” җәмгыяте җитәкчесе итеп билгеләделәр.  Билгеләнү – бер эш. Ә менә шушы ышанычны аклап, колхозлар таркалып, халык эшсез калган катлаулы чорда  авылдашларны эшле итү, аларның ихтирамын яулау өчен алны-ялны белми җигелеп хезмәттә булу – бөтенләй икенче. Бигрәк тә үзеңнең туган төбәгеңдә. Монда сине олысы да, кечесе дә белә, һәр адымың, яшәү рәвешең – күз алдында, авылдашлар сиңа  ышана. Сынатырга һич тә ярамый! Туган җиреңдә үзеңнең кирәклегеңне тоеп яшәү – үзе бер бәхет бит ул.

Сер түгел, Татарстан районнарында  “Агрохимсервис” предприятиеләре саны елдан-ел кими. Ә Адил Наил улы менә 18 ел инде бернинди кыенлыклар, авыр сынаулар алдында каушап калмыйча, үзенең көчле командасы, профессионал белгечләре белән шушы оешманы яшәтә. Бер мең гектарга якын җире, 500 баштан артык мөгезле эре терлеге, менә дигән заманча дүрт фермасы, яңа амбарлары булган предприятиене үз кулыңда тоту-яшәтү, 60лап эшче-хезмәткәрне эшле итү, ай-һай, җиңел түгел. Быел, әнә, күрше Менделеев районы колхозлары, фермер хуҗалыклары җирләрен известьлау да шушы предприятие өстендә икән. Үз оешмасының ашханәсен тотучы предприятиеләр дә сирәк заманда, директор анысына да җан өреп яши. Эшчеләрен кайнар аш белән тәэмин итүдән тыш, матур итеп төзекләндерелгән бу ашханәдә авылдашлар туй-мәҗлесләрне дә бик яратып үткәрәләр.  Болар өстенә, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закировның да өмет тулы күзләре “Агрохимсервис”ка төбәлгән. 

–    Миңа кадәр авыл башлыгы булган Ләйсирә апа да, хәзер мин дә нинди генә проблема, йомыш булса да Адил Наилевичка йөгерәбез. Предприятиесенә өстәмә мәшәкать килсә дә, беркайчан ярдәменнән ташламый. Бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда да аның оешмасы – төп спонсорыбыз. Чын мәгънәсендә, авылны яшәтүче ул һәм без аңа бик тә рәхмәтлебез, – ди Рафил Закиров.

Авылны яшәтү өчен җан атып яшәүче җитәкче булуына Наҗар халкы аеруча сөенә. Нинди зур авылларыбызда фермалар, трактор парклары таланып-сүтелеп бетеп, халык  эшсезлектән тилмергән заманда Наҗарда яңа фермалар, амбарлар калкып чыгуы, сыерларны “Делаваль” аппаратлары белән саву, хәзер менә янәшәдә генә җәйгә малларга  заманча лагерь төзелүе  кечкенә авыл өчен ничек инде шатлык булмасын?! 

Әйе, бүген Адил Наилевичның башкалар белән уртаклашырдай бай тәҗрибәсе дә, уңышлары да күп. Әгерҗе “Агрохимсервис”ы Татарстанда беренче “бишлек”тә бара. Биредә республика күләмендәге семинарлар да еш үткәрелә. 

–    Улымның авылда калып, күршедә генә әти-әнием нигезендә киленебез Гөлнара белән төзегән йортларында бәхетле гомер кичерүенә, язмышын авыл белән бәйләп, тынгысыз хезмәте белән хөрмәт яулавына сөенәм. Эше уңышлы барсын дип догамнан калдырмыйм, – ди Эльза апа. 

Әйе, кендеге белән туган туфракка береккән Җир улына тынгысыз хезмәтендә әниләр догасы бик тә кирәк. 50 яшьлек күршем дә күңеленнән “Ташлама, әнкәй, ташлама, мине изге догаңнан”, дигән җыр юлларын бик еш кабатлыйдыр... Адил Латыйпов кебек асыл егетләр яшәтә дә инде авылны. Юбилеең белән, булдыклы күрше малае!  

Рәмзия ЗАРИПОВА.    
Фото Латыйповларның гаилә архивыннан алынды
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев