22 май 2013 яңалыклары
-
Милли тормыш һәм дин
23-25 май көннәрендә Казанда дин әһелләренең әнә шулай дип аталган IV форумы үтә. Форумда Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән 700гә якын имам һәм мөфти катнашыр дип көтелә. Безнең районнан форумда район имам-мөхтәсибе хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт катнашачак.
-
“Изге Болгар җыены”на җыеналар
Әби-бабайларыбыз Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан 25 майда узачак "Изге Болгар җыены"нда безнең районнан Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗедәге бүлекчәсе идарә җитәкчесе Равил Бадахшин җитәкчелегендә 18 кардәшебез катнашачак. Ә гомумән алганда, Болгар музей-тыюлыгына бу көнне 50 меңгә якын кунак килер дип көтелә.
-
Буш фатирлар буш тормый
Әгерҗедә "Әйдәгез, танышабыз!" акциясе старт алды. Район һәм шәһәр хакимиятләре, идарәче компания, полиция, салым, суд приставлары, миграция хезмәткәрләре, күпкатлы йортлар буенча йөреп, фатир хуҗалары белән танышалар, аларның проблемалары белән кызыксыналар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелган хуҗалар белән сөйләшү алып баралар. Мондый акция быел Татарстанда беренче тапкыр Чаллы шәһәрендә уздырылган иде....
-
Яшь әтиләр арта
Район Советының XXV сессиясендә чыгыш ясаган ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина соңгы елларда яшь әтиләрнең артуын әйтте. Районда узган ел бер яшүсмер - 15, икесе - 16, алтысы 17 яшьтә әти булганнар. Ә 17 яшьлек әни - берәү генә. Гражданлык хәлләре актларын теркәү белән шөгыльләнүче ЗАГС бүлеге җитәкчесенең чыгышы кызыклы...