Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Белдерүләр

Ана күңеле

Кышкы салкын көнне газиз ана Кат-кат урый үзенең урамын. Җылы өенә керергә күңеле кушмый, Сәбәбе соң нинди? – Әй, җаным!

Кызым китте ачык машинада,

Туңар инде аяк-куллары.

Ничек итеп мин җылыда торыйм?

Барып җитсен, керәм аннары.

 

Сәгатенә карап ала ана,

Ике сәгать юлда барыла.

Шушы вакыт ана тышта йөри,

Баласы да туңа бит юлда.

 

Балам хәлен тоям йөрәк белән,

Үз күңелен шулай юата.

Бала туңгач, мин туңарга тиеш,

Тора алмый ана җылыда.

 

Ана күңеле балада булуның

Чынлыгына тагын инандым.

Үзең ана булгач аңлыйсың шул

Кадерләрен газиз балаңның.

 

Әй, балалар! Исән чакларында

Хөрмәтләгез бөек ананы!

Гомер үткән саен искә төшә

Һәр гамәле газиз анаңның.

Рима ЗАРИПОВА.

Кичкетаң авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев