Кыз егетенең янавы чын булуын аңламаган
Новосибирск шәһәрендә 17 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда «Вести» каналы Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.
Егет белән кыз талашкан. Шуннан соң җинаятьтә шикләнелүче 19 яшьлек егет аш бүлмәсендәге пычакны алган һәм сөйгән кызына яный башлаган. Кыз егетенең янавы чын булуын аңламаган. Кыз курыкмаганны белеп алгач, егет ярсынган. Үтерүче Анастасия исемле кызның муенына 35 тапкыр пычак кадаган.
Сөйгән кызын үтергәч, егет ноутбукны, телефонны урлаган. Ул телефон ярдәмендә мәрхүмә кыз хисабыннан 3 мең сум акчаны үзенә күчергән. Аннары җинаятьче урланган техниканы ломбардка тапшырган.
Чыганак: Шәһри Казан
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев