Абыйлы-энеле ике малай батып үлгән
Фаҗига

Абыйлы-энеле ике малай батып үлгән

Берсе икенчесен коткарырга теләгән

28 февральдә Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә 6 һәм 11 яшьлек абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.

Балаларның икесе дә батып үлгән. Ххәзер аларны эзләү һәм тикшерү эшләре бара.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев