Аксубайда дүрт кешелек гаилә ис тиеп үлгән
Фаҗига

Аксубайда дүрт кешелек гаилә ис тиеп үлгән

Дүрт мәетнең икесе инвалид балалар булган

Кичә Аксубайдагы Мазилин урамындагы ике катлы йортта дүрт кешедән торган гаилә үлгән. Алар ис белән агуланган дигән фараз бар. Валентина Лодырькина ире һәм ике баласы Маша һәм Илья белән бергә яшәгән. Балаларына әле 22 һәм 18 яшь кенә булган. Ике йорт аша яшәүче күршеләре Галина балаларның инвалид булулары турында сөйләде, дип яза "Интертат".

Валя Лодырькинаны һәм аның «яңа ире» Виталий Петровны күп еллар беләбез инде. Бер дә конфликтлы гаилә түгел иде, безнең алар белән бервакытта да сүзгә килгән булмады. Гади, тыныч кешеләр иде. Виталийның даими эше юк иде, ул вакытлыча эшләргә йөреп акча тапты. Бераз эчү гадәте бар иде. Валя апа исерткеч эчемлекләргә каршы иде. Балалары Маша һәм Илья инвалид иде шул, акылга зәгыйфь иделәр. Алар махсус мәктәптә укыды дип беләм.

Валя апа өйдә генә торды. Балалар өйгә кайткач, ул һәрвакыт алар белән иде. Язын бакча эшләренә чыга иде. Бәлки, балалар өчен алынган пенсия хакына яшәгәннәрдер.

Мария һәм Илья — Валя апаның иң кечкенә балалары. Алардан кала тагын уллары Алексей, Геннадий, Николай, Василий һәм кызы Александра бар. Иң олы малайлары Леша белән бик аралашмыйлар иде бугай. Аның монда кайтканы да юк, аңа кырык яшь инде. Балаларның барысы да Виталийныкы түгел.

Аларның фатирлары газ белән җылытыла иде. Ул сүнсә, ис чыгып тормасын өчен автомат рәвештә ябыла торган җайланмасы җимерелгән булган. Алар йоклаганда ис чыгып торган. 13 апрель көнне аларны беркем дә күрмәгән. Кызлары Александра үзенең баласын безнең яндагы балалар бакчасына йөртә, ә үзләре ерактарак яши. Балалар бакчасыннан соң әниләренә керә иде. Ул телефоннарына шалтыраткан, әмма җавап бирүче булмаган, килгәч, ишекне дә ачмаганнар. Бу хәл аңа сәер тоелган, гадәттә, өйдә булалар бит инде. Дивар аша гына күршедә яшәүче ханым белән чорма аша кергәннәр. Безнең йортларда өстәге чорма уртак. Йортта кара томан торган, икесе дә бер-бер артлы кычкырып җибәргәннәр. Барысы да йокы бүлмәләрендә, йоклый торган киемнәреннән ятканнар, — дип сөйләде Галина ханым. 

Чыганак: Интертат 

Фото: pixabay.com

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев