Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Авыл уртасындагы чокырга егылып төшеп үлгән өчен 1,5 миллион сум

Кибеткә генә киткән булган

Новосибирск өлкәсенең Мошковский районындагы Станционно-Ояшинский бистәсендә 49 яшьлек ир-ат һәлак булган. Ул төнлә белән авыл уртасындагы чокырга төшеп киткән һәм шунда батып үлгән. «Комсомольская правда» шул фаҗига турында яза.

Ир-атның исемен үзгәртеп, Игорь дип бирәләр. «Игорь бик яхшы кеше иде, аның хатыны һәм мәктәптә укучы кызлары ятим калды. Ул иске йортын кабат төзеп маташты, үз куллары белән янкорма төзи иде. Новосибирск шәһәренә эшкә йөрде, гаиләсе өчен акча эшләде», — ди танышлары.

Игорь кич белән кибеткә чыгып китә. Ләкин әйләнеп кайтмый. «Аны бистә уртасындагы чокырда таптылар. Ул шунда егылып төшкән, аңын югалткан һәм чокырга җыелган суда тончыгып үлгән. Аны төнлә дә тапмадылар, икенче көнне, коммуналь хезмәтләр торба төзәтә килгәч таптылар», — ди авылдашлары.

Авыл халкы бу хәлне ишеткәч шок кичерә. Бу чокыр янында кибет тә, аптека да бар, теләсә кем шушы чокырга егылырга мөмкин.

«Күптән шушы хәл инде. Коммуналь хезмәтләр чокырларны озак вакытка ачык килеш калдыра. Бистә уртасында чокыр җәй буе ачык торды, койма да куймадылар. Беркем дәшмәде. Дәшми торгач кеше һәлак булды инде», — ди биредә яшәүче Мария.

Игорьне җирләгәннәр инде. 

Бистә администрациясе кыска комментарий гына бирә. «Бәхетсезлек очрагы килеп чыкты, сәбәпләрен ачыклыйсы бар. Мәрхүмнең гаиләсе социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсә, кирәк булган бар ярдәмне күрсәтергә тырышырбыз», — ди бистә башлыгы Татьяна Личманюк.

Авыл халкы Игорь аек булган дип саный. «Экспертиза да аның аек булуын күрсәтте, моны алкогольгә генә аударып калдырып булмый», — ди авылдашлары.

Хәзер моны Тикшерү комитеты тикшерә. 

Юристлар фикеренчә, Игорьнең үлеме «саксызлык аркасында үлемгә китерү» дип бәяләнүе ихтимал. Ул чакта мәрхүмнең туганнары мораль зыян өчен компенсация таләп итә ала. Бу 800 меңнән 1,5 миллион сумга кадәр, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев