Баласын суда йөзәргә өйрәткәндә әтиле-уллы суга баткан
Фаҗига

Баласын суда йөзәргә өйрәткәндә әтиле-уллы суга баткан

Улына нибары өч яшь булган

Өч кешелек гаилә авылларыннан ерак түгел су буена ял итәргә килгән. Ирле-хатынлы спиртлы эчемлекләр кулланган, ә бала алар янында уйнап утырган.

Кичке сигезләрдә хатыны туганнарына китеп барган. Ире баланы суда йөзәргә өйрәтәм дип калган һәм нәтиҗәдә икесе дә суга баткан. Баланың гәүдәсен сәгать тугызларда тапканнар. Ә әтисен өч сәгать эзләгәннәр һәм төнлә генә табып чыгарганнар. Бу хәл Киров өлкәсендә булган.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев