Басуда эшләгән тракторга ут кабып янып беткән
Фаҗига

Басуда эшләгән тракторга ут кабып янып беткән

Бәхеткә, сүндерә алганнар

Татарстанның Әтнә районындагы басуда эш вакытында трактор янган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яңа Җөлби авылы янындагы кырда трактор януы турында хәбәр янгын сүндерүчеләргә көндезге сәгать дүрттә килгән. Авыл хуҗалыгы техникасы электр үткәргечләрен дөрес монтажламау аркасында янган.

Урынга 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре чыккан. Янгын турында хәбәр алынганнан соң ярты сәгать узгач утны тулысынча сүндергәннәр. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев