Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бер авылда өч кечкенә бала агуланып үлгән

Иртә белән табалар

13 декабрьдә Саратов өлкәсенең Маркс районындагы Александровка авылында дүрт кеше билгесез матдә белән агулан. Алар барысы да үлеп беткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Иртә белән табиблар килгәндә өйдәге өч яшьлек малай, биш яшьлек кыз инде үлгән була. Аларның җиде яшьлек абыйсы һәм 23 яшьлек туган апалары аңсыз ята. Аларны хастаханәгә алып китәләр. Икенче көнне иртән малай вафат була, аннары 23 яшьлек кыз да үлә.

Аларның нәрсә белән агулануы әлегә билгеле түгел. Белгечләр өйдәге барлык әйберләрне һәм азык-төлекне тикшерә. Өйдә газ колонкасы, казан һәм плитә бар. Тик газ хезмәте вәкилләре бүлмәләрдә зарарлы матдәләр булмавын ачыклаган, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара.

Фото: https://saratov.sledcom.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев