Бүген иртәнге янгында биш бала һәм аларның анасы янып үлгән
Фаҗига

Бүген иртәнге янгында биш бала һәм аларның анасы янып үлгән

Иң кечкенәсенә 1 яшь 7 ай

Воронеж өлкәсенең Ольховатский районындагы Костово авылында алты кеше - биш бала һәм аларның анасы янып үлгән. Өлкә буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Янгын бүген иртән 6.30 сәгать тирәсендә авылда янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Янгын сүндергәндә 33 яшьлек хатын, аның балалары - 4 һәм 10 яшьлек ике кыз, 1 яшь 7 айлык, 3 һәм 13 яшьлек өч малай мәете табыла.

Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Фото: https://36.mchs.gov.ru/
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев