Биектауда ир-ат тәрәзәдән чыга алмыйча янып үлгән
Фаҗига

Биектауда ир-ат тәрәзәдән чыга алмыйча янып үлгән

Фаҗига кичә булган

13 гыйнвар көнне, кичен Татарстанның Биектау районында, "Казанка" СНТ да бер катлы бүрәнәле бакча йорты янып киткән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Ут камап алган гомуми мәйдан 51 кв.м тәшкил иткән. Йорт хуҗасы бакчачылык ширкәте сакчысына үзе шалтыраткан һәм янгын турында хәбәр иткән. Ул ярдәм сораган, ут аркасында урамга чыга алмаган, ә йорт тәрәзәләрендә тимер рәшәткәләр куелган булган. Янгынның беренчел сәбәбе - мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Тулырак:

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев