Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Фаҗига: ике катлы йорт тулысынча янып беткән

Ут төнлә чыккан

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге фаҗига кичә кич Салмачы бистәсенең Үзәк урамында булган.

Ике катлы шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына 23.14 сәгатьтә килгән. Урында янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алган, алар эчтә беркем дә юклыгын, йорт хуҗасын урамда күрүләрен әйткән.

Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән, ялкын телләренең күрше йортка күчү куркынычы да булган. Ут белән көрәшүчеләр күпмедер вакыттан соң янгынны сүндергән. Нәтиҗәдә, 59 яшьлек ир-ат зыян күргән, аның бите, тәне һәм куллары пешкән.

Янгын электр приборларыннан дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев