Фура, трактор, җиңел машина катнашындагы авариядә хатын-кыз һәлак булган
Фаҗига

Фура, трактор, җиңел машина катнашындагы авариядә хатын-кыз һәлак булган

Фаҗига кичә кичке алтылар тирәсендә булган

Татарстанда фура, трактор һәм җиңел машина катнашындагы авариядә хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. 

Фаҗига кичә кичке алтылар тирәсендә Актаныш һәм Уразай авыллары арасында булган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада» автомобиле трактор тагылмасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел машина каршы як полосага чыгып, «ДАФ» йөк автомобиле белән бәрелешкән, шуннан соң юл читенә төшеп киткән.

«Җиңел автомобильнең пассажиры — 60 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз шунда ук һәлак булган. Шулай ук „Лада“ның йөртүчесе дә зыян күргән. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», - диде авариянең шаһитлары. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев