Фаҗига

Әгерҗедә һәм Тирсәдә янгын булды

Узган атна ахырында Әгерҗедә һәм Тирсәдә янгын чыкты.

13 мартта, җомга, кичке сәгать сигезләр тирәсендә Әгерҗедәге Деповская урамында саунадагы мичнең төзексезлеге аркасында фаҗига килеп чыга. Әлеге бинаның түбәсе тулысынча яна.

Шимбә, 14 мартта, кичке җиделәр тирәсендә Тирсәдә кулланлышта булмаган фермада янгын чыга. Сәбәбе – билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев