Әгерҗедә мәет табылды
Фаҗига

Әгерҗедә мәет табылды

1978 елда туган ир-ат

Якшәмбе көнне 23 сәгать тирәсендә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлегенең кизү частенә юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килде.

Әгерҗе-Красный Бор юлының 36 нчы чакрымында, Көчек һәм Тукай авыллары арасында, 1978 елда туган Варклед – Бодьяда яшәүче яшь ир-ат мәете табыла.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, җәяүлене бәрдергәннәр. Машина һәлакәт урыныннан качып киткән.

Бу хәл шаһитларын полициягә 02, 8(85551)22541 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев