Ир-атның аягы таеп киткән
Казан үзәгендә автомобиль арбасында ауган тәрәзә пыялалары ир-атны сытып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.
Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат Бутлеров урамындагы Казан дәүләт медицина академиясенә тәрәзә пыялалары алып килгән. Фаҗига ул автомобиль арбасында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атның аягы таеп киткән һәм аның өстенә тәрәзә пыялалары ауган. Ир-ат шунда ук үлгән.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев