Авариянең нечкәлекләре ачыклана
Кичә Актаныш районында булган авариядә дүрт кешенең гомере өзелде. Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте аларның өчесе Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән булганын әйтте.
Соңрак прокуратура матбугат хезмәте төгәллек кертте: 1998 елгы үлгән пассажирның Уфадан булуы ачыкланган.
Һәлакәт урынында Шевроле Лачетти машинасы белән идарә иткән 1999 елгы егет, аның 1967, 1995, 1998 елгы пассажирлары вафат.
М-7 трассасында 15.35 тирәсендә Шевроле Лачетти Вольво йөк машинасына бәрелә. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
Фото: ТР прокуратурасы матбугат хезмәте
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев