Коточкыч хәл: Абый кеше нәни сеңлесенең бармакларын балта белән чабып өзгән
Фаҗига

Коточкыч хәл: Абый кеше нәни сеңлесенең бармакларын балта белән чабып өзгән

Баланың ике бармагын саклап кала алмыйлар

Бурятиядә туганының биш яшьлек кызының ике бармаган чабып өзгән ир-атны хөкем итәчәкләр. Кыз бала абыйсының планшетын ваткан һәм ике бармаксыз калган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, былтыр 31 августта иртәнге якта нәни кыз бала әтисе һәм абыйсына ияреп печән чаба торган урынга бара. Кич белән әти кеше кайтып китә, кыз баланы абыйсы белән урманда калдырып тора. Сабый туган абыйсының планшеты белән уйный һәм гаджетны вата.

Абый кеше бу вакытта салмыш була, ул ярсып чыга. Шуннан соң ир-ат балта ала һәм сабыйның кулына чаба. Аннары ул яраланган баланы өйгә алып кайта һәм калдырып китеп бара. 

Әти белән әни кеше сабыйның канга баткан кулын күреп алуга ук ашыгыч ярдәм чакыралар. Тик баланың ике бармагын саклап кала алмыйлар.

Тикшерүчеләр ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Гаепләү карары чыгарып, эшне судка тапшырганнар. 

Чыганак

Фото: pixabay.com

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев