Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Күпфатирлы йортта газ плитәсендә калдырылган чәйнек аркасында янгын чыккан

Янгын 30 кв. метр мәйданга зыян китергән

Казанда күпфатирлы йорттагы фатирның  берсендә газ плитәсендә калдырылган чәйнек аркасында аш бүлмәсендә йорт җиһазлары янган.

Бүген 13.39 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Космонавтлар урамында 616 йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Янгын урынына 6нчы янгын сүндерү-коткару часте килгән һәм 15 катлы йорттагы фатирда аш бүлмәсендә йорт җиһазлары һәм техника януын ачыклаган.

Биредә яшәүчеләр йорттагы янгын сүндерү җайланмасын кулланып, янгынны үзләре сүндергән.

Янгын 30 кв. метр мәйданга зыян китергән, имгәнүчеләр юк. Якынча ачыкланганча, янгын плитәдә онытылып калдырылган чәйнектән чыккан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев