Малай табасы килгән хатын дүрт ел эчендә өч кызын үтергән
Фаҗига

Малай табасы килгән хатын дүрт ел эчендә өч кызын үтергән

Аны тоткарлаганнар

Һиндстанның Андхра Прадеш штатында яшәүче хатын ир бала табасы килә. Тик аның кызлар гына туа. Соңгы дүрт ел эчендә туган өч кыз баласын ул үтереп бара. Бу турыда Times Now News басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Бу хатынның вәхшиләрчә балаларын үтереп баруы турында 2 декабрьдә туган өченче кыз үлгәч билгеле була. Сабый авызында барлыкка килгән күбек белән тончыга башлагач, аны хастаханәгә китерәләр. Бераздан яңа туган сабый вафат була. Медицина хезмәткәрләре баланың үлеменә анасының катнашы бардыр дип фаразлый.

Тоткарланган хатын кызы буып үтерүен сөйли. Аннары ул алдан тапкан кыз балаларын да үтерүен әйтә. Хатын бик тә ир бала тудырырга теләвен кабатлый, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев