Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Минзәлә фаҗигасе: очыш документларын фальсификацияләгәннәр

Системалы җитешсезлекләр ачыкланган

Татарстанда парашютчылар утырган L-410 самолеты һәлакәтеннән соң башланган тикшерү барышында ДОСААФ авиациясендә хокук бозулар булуы турында әйтелде. Бу хакта Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда Генераль прокурор Игорь Краснов әйткән, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Аның сүзләренә караганда, һава судносынында "перегруз" булган, рөхсәт һәм очыш документлары фальсификацияләнгән. Башка системалы җитешсезлекләр дә ачыкланган.

"Әгерҗе хәбәрләре" алданрак хәбәр иткәнчә, моңа бәйле рәвештә прокуратура тарафыннан ДОСААФның барлык учреждениеләрендә тикшерү башланды. Краснов аның нәтиҗәләрен 15 декабрьгә көтә.

Ул шулай ук авиаһәлакәтләрнең күбесе персоналның түбән квалификацияле, очышлар куркынычсызлыгы системасында дисциплина булмавы һәм тиешенчә эшләмәве аркасында бара, дип ассызыклады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев