Сайлау комиссиясендә бер көн эшләп үлгән хатынның өч баласы ятим калган
Фаҗига

Сайлау комиссиясендә бер көн эшләп үлгән хатынның өч баласы ятим калган

Йөрәк өянәге диелә

Россиядә узган сайлау кампаниясе бик үк җиңел булмаган, комиссиядә югалтулар бар. Бу турыда Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда әйткән. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Памфилова сүзләренчә, сайлау комиссиясендәге 42 яшьлек хатын бер көн эшләгәч, йөрәк өянәгеннән үлгән. Мәрхүмәнең өч баласы ятим калган.

Сайлау комиссиясендә эшләүче тагын берничә кешене йөрәк өянәге белән хастаханәгә алып киткәннәр, диде ул.

Элла Памфилова сүзләренчә, 2021 елгы сайлау кампаниясе 2016 елгыдан бик нык аерылып тора. Быелгы сайлаулар аның Үзәк сайлау комиссиясендә эшчәнлек дәверендә иң катлаулысы булган.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев