Артистның үлем сәбәбе хәбәр ителми
Россиянең атказанган артисты Юрий Черкасов 59 яшендә вафат булды. Бу хакта Моссовет исемендәге театр матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Артистның үлем сәбәбе хәбәр ителми.
Актер белән хушлашу 17 ноябрьдә иртәнге сәгать унбердә театрда узачак. Артист Митин зиратында җирләнәчәк.
Юрий Черкасов ГИТИСны тәмамлаган, 1990 елдан бирле Моссовет исемендәге театрда эшләгән. Актер «Очарование зла», «Мосгаз», «Форс-мажор», «И все-таки я люблю…» һ.б. фильмнарда уйнаган.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев