Селфи ясаганда, унбер кешене берьюлы яшен суккан
Имгәнүчеләр дә бар
Һиндстанда унбер кешене берьюлы яшен сугып үтергән. Алар яшенле яңгыр вакытында селфи ясамакчы булган. Бу турыда ВВС басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Фаҗига якшәмбе көнне Джайпур шәһәрендә була. Кешеләр уникенче гасырда төзелгән Әмир фортындагы каравыл манарасына менеп, селфи ясамакчы була. Бу туристлар ярата торган урын. Яшел суккан чакта биредә 27 кеше була. Шуларның унбере урында ук үлә, имгәнүчеләр дә бар.
Кайсыбер кешеләр җиргә сикереп төшеп котылган, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев