Татарстанда авария: ике кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән
Фаҗига

Татарстанда авария: ике кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән

Ике машина бәрелешкән

Татарстанда М7 трассасында булган авариядә ике кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке тугызлар тирәсендә Алабуга районында Лекаревское авылы янында булган. Монда ике җиңел машина — «Лада Веста» һәм 10нчы модельле «Лада» бәрелешкән. Бәрелүдән ике машина да юл читенә очкан.

10нчы модельле «Лада» йөртүчесе һәм пассажир һәлак булган. «Веста» шоферы кысылып калган, коткаручылар чакыртырга туры килгән. Егетнең башы имгәнгән һәм сөякләре сынган, аны хастаханәгә алып киттеләр», — диде шаһитлар.  

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев