Татарстанда җиңел машина баганага бәрелгән, зыян күрүчеләр бар
Фаҗига

Татарстанда җиңел машина баганага бәрелгән, зыян күрүчеләр бар

Авариянең нечкәлекләре ачыклана

Казанда җиңел автомобильләр катнашында авариядән соң, бер машина баганага барып бәрелгән, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария бүген төнге икенчедә Адоратский һәм Чуйков урамнары чатында булган. Биредә «Опель» һәм «Фольксваген» автомобильләре юлны бүлешә алмаган.

Нәтиҗәдә, машиналарның берсе юлдан читкә чыгып, баганага килеп бәрелгән.

«Юл һәлакәтендә „Опель“нең 24 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев