Аларны волонтерлар һәм полиция эзләде
24 сентябрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче ир-ат һәм хатын-кыз урманга китә һәм әйләнеп кайтмый. Хәзер аларның мәетләрен тапканнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Киселева Лилия Рамазановнага 43 яшь, Серков Сергей Юрьевичка 45 яшь була. Аларны волонтерлар һәм полиция эзли.
Ир-ат белән хатын-кызның үлеме сәбәпләре хәбәр ителми.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев