Татарстанда шәхси йортта янгында 64-яшьлек ир-ат һәлак булган
Фаҗига

Татарстанда шәхси йортта янгында 64-яшьлек ир-ат һәлак булган

Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән

Бүген иртән иртүк Казан янындагы Богородский авылы Комаров урамында шәхси йорт янган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Хәбәр иртәнге 5.46 сәгатьтә янгыннан коткару 101 номерына килгән. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Тиздән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә алган. Йортның янган калдыкларында 64 яшьлек ир-ат мәете табыла. Аның хатыны яна торган йорттан чыгарга өлгергән. Хәзер янгын чыгу сәбәбе ачыклана. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев