Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Әтисе белән авариягә очраган бала үлгән

Авариядә баланың атасы, абыйлары һәлак булды

Башкортстанның Әбҗәлил районының Рыскужа авылында яшәүче дүрт яшьлек сабый Чиләбе хастаханәсендә вафат булган. Ул әтисе һәм абыйлары белән бергә авариягә очрап имгәнгән иде. Табиблар берничә көн тырышуга карамастан, баланың гомерен саклап кала алмый. Малай комага китә һәм аңына килмичә үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Коточкыч авария 5 декабрьдә Чиләбе өлкәсендә Куса-Златоуст юлында була. Биредә ВАЗ-2109 һәм йөк ташый торган «Газель» кара-каршы бәрелешә. Җиңел машинада Әбҗәлил районында яшәүче өч туган һәм машина йөртүченең нәни улы була. Олылар үлеп бетә, бала җитди имгәнә. 

Тол калган хатын дүрт айлык көмәнле, аның 1,5 яшьлек нәни улы бар, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев