Төнлә янып үлгән ике кешенең кем булуын ачыклыйлар
Фаҗига

Төнлә янып үлгән ике кешенең кем булуын ачыклыйлар

Аларның шәхесләре билгесез

Чистай шәһәренең Горький урамында шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 0.05 сәгатьтә килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, урынга Чистай янгын-коткару гарнизоны бүлеге хезмәткәрләре юл тоткан.

Алар килгәндә ялкын телләре агач йортны тулысынча ялмап алган була.

0.44 сәгатьтә 15нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре бер мәеткә юлыга. 8 минуттан соң икенчесен дә табып алалар. Хәзерге вакытта аларның шәхесләре ачыклана.

Янгынны 1.15 сәгатьтә сүндергәннәр. Аның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

Тулырак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев