Журналист, җәмәгать эшлеклесе Рафаэль Сальмушев вафат
Рафаэль Хаҗи улы Сальмушевка 85 яшь иде
Журналист, хәйрияче, китаплар авторы, иҗтимагый чаралар оештыручы Рафаэль Сальмушев вафат. Бу хакта дусты Вакыйф Кыямов хәбәр итте.
«Рафаэль Сальмушев үзендә коронавирус ачыкланганын әйтте. Бер үпкәсенең 25 процентына, икенчесенең 30 процентына зыян килгән. Ике атна өйдә дәваланды, хәле авырайгач, 7 нче хастаханәгә салдылар. Сөйләшеп тордык, берәр атнадан сөйләшми башлады. Берничә көннән реанимациягә салганнарын белдек. Кичә вафаты хакында хәбәр иттеләр. Бүген Биектау районында, хатыны авылында җирләнде», — диде дусты Вакыйф.
Ул Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы тарихы турындагы китабын язып бетереп, типографиягә тапшырган булган. «Эх, Вакыйф, китапны гына күрә алсам дип әйтә торган иде шалтыратканда. Менә күрә алмады инде», — диде Вакыйф Кыямов.
«85 яшьле шәрәфле аксакалыбыз Сальмушев Рафаэль Хаҗи улының йөрәге 26 декабре таңында тибүдән туктады. Ул әти-әнисе бүләк иткән гомерен халкыбызга багышлады, татар матбугатында биш меңнән артык мәкаләсен укучылар хозурына тапшырды, кырыктан артык иҗат җимешен — китапларын халкыбызга бүләк итте», — дип яза Бөтендөнья конгрессы каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов.
Рафаэль Хаҗи улы Сальмушевка 85 яшь иде. «Сугыш чоры балалары» китабы авторы. Соңгы елларда ул өлкән яшьтәгеләр өчен «Яшәү яме» һәм «Мәңге яшисе килә» чараларын оештырды. Шулай ук Казан шәһәре Аксакаллары шурасын да ул оештырды.
Рафаэль Сальмушевның кызы Резеда Мәскәүдә яши, улы Марат Казанда эшмәкәр булып эшли. Хатыны Фирдәвес берничә ел элек вафат булган иде, диде Вакыйф Кыямов.
Фото: "Шәһри Казан" газетасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев