21 апрель – Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз!
Җирле үзидарә гомер-гомергә халыкка иң якын торган хакимият структурасы булды. Власть белән халык арасындагы элемтәне ныгытуда да аның өлеше әйтеп бетергесез зур. Безнең авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитетлары хезмәткәрләре барысы да – тәҗрибәле, белемле, заман белән бергә атлаучы үз эшләренең осталары. Үзен борчыган проблема, сорау белән авыл кешесе мөрәҗәгать иткәндә аларга һөнәри осталык, тәвәккәллек кебек сыйфатларга ия булу белән беррәттән, оста оештыручы, психолог, идарәче булырга да туры килә. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
Уртак тырышлык белән без киләчәктә халыкның тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртырбыз, авылларда яшәү шартларын ныгытырбыз, уңайлыклар тудырырга тырышырбыз.
Хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын, сәламәт яшәгез, гаиләләрегезгә иминлек телибез. Бәйрәм белән!
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев