Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2003 елдан Халыкара хезмәт оешмасы бу көнне бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авыруларны булдырмау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан билгеләп үтә.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне, 2003 елның июнендә үткәрелгән Халыкара хезмәт конференциясе революциясендә күрсәтелгәнчә, хезмәтне саклау өлкәсендәге стратегиянең аерылыгысыз бер өлеше.

Хезмәтне саклау, эшчеләргә куркынычсыз эш шартлары тудыру, производствода бәхетсезлек очракларын кисәтү район профсоюз оешмаларының да мөһим юнәлеше. Хезмәтне саклауның торышы начар булу, зарарлы эш шартларында эш итү, эшчеләр организмында һөнәри авырулар китереп чыгаруга төп сәбәп булып тора. Шуның аркасында һәр тугызынчы бәхетсезлек очрагы авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хатын-кызларга туры килә. Мондый хәлләр профсоюз оешмалары игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев