Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне

Ветеринария хезмәте – иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Мал табиблары үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр һәм бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора.

Аларның көндәлек тырышлыгы профилактика һәм дәвалау эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән. Алар белемнәрен дә, сәләтләрен дә, тырышлыкларын да терлекләр саулыгын кайгыртуга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә.

Барлык ветеринария хезмәткәрләрен, әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, җаваплы эшегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев