Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һөнәри бәйрәм

Бүген – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Авыл хуҗалыгында җирне, чын мәгънәсендә, яраткан кеше генә күңелен биреп эшли ала. Шушы юлны сайлап, көчегезне дә, үзегезне дә кызганмыйча хезмәт итүегез мактауга һәм хөрмәткә лаек.

Хезмәт нәтиҗәгез сезгә шатлык-куанычлар китерсен һәм шуның рәхәтен күрергә язсын. Катлаулы табигать һәм эш шартларына карамастан, сез алга куйган бурычларны үтисез. Кырлардан җыйган алтын бөртекләр белән табыннарыбызны баетуга өлеш кертә. Рәхмәт сезгә!

Һәрберегезнең йортында тынычлык, муллык булсын. Сезгә аяз көннәр, сәламәтлек, бәхет телим.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев