Хөрмәтле энергетиклар, әлеге тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.
Югары һөнәри осталыгыгыз, көндәлек җаваплы хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. Сез төп бурычыгызны – кулланучыларны электр белән тоткарлыксызө тәэмин итүне уңышлы үтисез, электр линияләрен яңа технологияләр нигезендә яңарту һәм төзекләндерү юнәлешендә даими эш алып барасыз.
Сәнәгать предприятиеләре, оешма-учреждениеләрнең өзлексез эшләве, йортлардагы уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Яңа елда да бурычларыгызны намус белән үтәрсез, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда оперативлык күрсәтерсез дип ышанабыз.
Үзегез дә, якыннарыгыз да исән-сау булсыннар. Хәвеф-хәтәрләр сезне читләп үтсен.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев