Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һөнәри бәйрәм

Бүген – Социаль хезмәткәрләр көне

Бик тә изге эш башкаручы – ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче район халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләрен, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз.

 

Социаль хезмәткәр булу – ул үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Киң күңелле, бик тә игътибарлы, кеше хәленә керә белүче, сабыр шәфкать ияләре сез. Ветеран-инвалидларга, өлкәннәргә, күпбалалы гаиләләргә, социаль яклауга мохтаҗларга җиңеп чыгарга ярдәм итәсез, аларда үз-үзләренә ышаныч уятасыз. Күп кенә ялгызлар өчен сез балалары кебек якын һәм кадерле.

Игелекле гамәлләрегез өчен сезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез һәм сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Ххх

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ихтирамга лаек ветераннарыбыз! Сезне бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Олы йөрәкле булганыгыз, хезмәт яратканыгыз, ялгызларга, ветераннарга, ярдәмгә мохтаҗларга вакытыгызны кызганмыйча ярдәм кулы сузганыгыз, аларны юата белгәнегез өчен сезгә тирән хөрмәтемне белдерәм.

Сез ярдәм кулы сузганнар үзләре дә бик рәхмәтле. Аларның ихтирамы сезнең көннәрегезне тагын да яктырак итсен, тормышыгызга ямь өстәсен. Берегезгә дә ялгызлык утларында янарга язмасын.

Бәйрәм көнне йөзләрегездә елмаю балкуын, хыялларыгызның чынга ашуын, сәламәтлегегезнең нык булуын телим. Күңелегез һәрчак иркен, тормышыгыз бай һәм тыныч булсын.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга ЕРЕМИНА. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев