Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һөнәри бәйрәм

Бүген юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.

“Брус“ ширкәтенең районыбыздагы участогы коллективы көче белән урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка торак пунктлар белән тоташтыручы юллар ремонтлана. Сезнең хезмәт – һәркемнең күз алдында. Алдыгызга зур бурычлар куелган һәм аларны үтәү өчен бар көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны бирәсез. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, юлларның торышын кайгыртасыз. Кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге дә сезнең хезмәткә бәйле.

Районыбызның юл челтәре үсешенә керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев