Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Девятерня мәктәбе укытучысы республика бәйгесендә җиңде

Бәйрәмгә – зур уңыш белән

Девятерня мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия ШӘРИПОВА “Авыл укытучысы“ республика бәйгесендә “Белемнең көнкүрештә чагылышы“ номинациясе җиңүчесе булды. 

Бу атнада бәйгенең өченче этабына үткән ун конкурсант Казан укучыларына ачык дәрес күрсәткән. Республиканың иң көчле педагоглары тирән эчтәлекле, инновацион, федераль дәүләт белем бирү стандартларына җавап бирүче 35 минутлык ачык дәресләр тәкъдим иткән. Алар арасында Девятерня мәктәбендә 35 ел укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче мөгаллимә Гөлия Шәрипова да бар.  

–    Мин дәресемне туган телебезне саклауга юнәлтелгән биремнәрдән төзедем, – ди Гөлия Мәгъсум кызы. 

Мөгаллимнәрнең осталыгын мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләгән. Апас районы укытучысы абсолют җиңүче булган. Биектау һәм Арча районнары мөгаллимнәре – икенче-өченче урыннарда. Җиде мөгаллим – төрле номинацияләр җиңүчеләре.

–    Республика күләмендә узган дәрәҗәле бәйгедә беренче унлыкка керүемә бик сөенәм, – ди Гөлия ханым. 
М.Ягъфәрова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев